Казанда әйдаманнар арасында җыр фестиале үтте

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Укытучылар  һәм әйдаманнар көненә багышлап  10 октябрь көнне Казан инновацион университетының актлар залында әйдаманнар арасында җыр фестивале үтте.  

Фестивальдә Казан уку йортларының студентлар әйдаманнар отрядлары катнашты. Әлеге отрядлар ел саен балалар өчен оештырылган Республика күләм  ял һәм сәламәтләндерү  программаларында катнашалар. Әйдаман, инструктор һәм оештыручы булып эшләгән егетләр- кызлар Татарстанда, Краснодар өлкәсендә һәм Кырым Республикасында урнашкан  ял һәм сәламәтлэндерү лагерьларында эшләп тәҗрибә туплыйлар. Студентлар үзләрен берничә номенациядә сынадылар: "Гитара белән җырлау. Автор башкаручы", "Эстрада җыры", "РЭП башкаручы".

Фестиальнең кунаклары булып Казан мәктәпләреннән укучылар катнашты. Әйдаманнарыбызга көч биреп торырга "Казан" төзелеш отряды, "Жара" проводниклар отряды вәкилләре дә килгән иде. Җыр-биюләр, эйдаманнар әзерләп килгән чыгышлар белән үрелеп барган фестиваль күңелле, позитив һәм бердәм рухта узды. Барлык катнашучыларга да студентлар хезмәт отрядлары символикасы кергән атрибутика алу өчен сертификатлар тапшырылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International